Йолдыз ШӘРАПОВА автор яңалыклары
-
Анастасия Завьялова: «Инвалид булмавымны исбатлап яшим»
Бердәнбер баласының тууын әнисе, табиблар сүзенә дә карамый, өметен өзми, 18 ел буе көтә. Ә инде озак көтелгән сабыйның кыз да буласын белгәч, шатлыгы чиктән аша. Әнисенең үзен озак көткәнен йөрәк астында яралган җан да сиземли, күрәсең, кызчык дөньяга килергә ашыга: алты айдан ук аваз сала.
-
«Йолдызларга карап яшәде»
Туган телебезне, милләтебезне икенче сортлыга әйләндерергә тырышу барган бер заманда, халкыбыз, милли аңы уянып, үзенең галимнәрен, әдипләрен, батырларын, җыеп кына әйткәндә, тарихи шәхесләрен барлый башлады. Дөрес, күбесен эзләп табасы да юк, мәктәп елларыннан ук таныш. Алар турында күбрәк белгән саен, татар булып дөньяга килгәнеңә, шундый талантлы милләт баласы булуыңа горурлык арта.
-
«Акылдан язам бугай мин: теге дөньядан телефоныма хәбәрләр килә башлады»
Беркөнне шулай бер танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», – ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», – дип өстәде.
-
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!»
Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
-
Васыятем шул: «Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!»
Бу дөньяга һәркем аерым бер максат белән, махсус гамәлләр кылыр өчен җибәреләдер, күрәсең. Кемдер яхшы укытучы, алтын куллы табиб, кемдер җырчы яки шагыйрь булып, кешеләр җанын дәваларга киләдер. Дөньяга әни булырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, ятим балаларны бәхетле итәр өчен җибәрелгән кешеләрне дә беләм мин.
-
«Яшә, яшә генә зинһар, барысына да түзәрбез!»
Бала көткән ана тугыз ай буе карынындагы сабые белән генә яши. Руфия ханым да искәрмә түгел, билгеле. Табиблар, кыз бала булачак, дигәннән бирле, ул туачак нарасыен йә моңлы сандугач, йә чуар канатлы күбәләк итеп төшләрендә күрә.
-
Юатырга дип җыйды
Язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи исемендәге әдәби бүләкләр иясе Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилей хөрмәтенә үткәрелгән иҗат кичәсенең «Кайсыгызны юатыйм?» дип аталуы болай да үз укучысы белән тыгыз элемтәдә, дустанә мөнәсәбәттә торган әдипне тәмам халыкның үз улы итте.
-
Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю (Булган хәл)
Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми. Авыр еллар, зур көрәшләр аны әтисез дә, әнисез дә калдырган. Ләкин игелекле бәндәләр, авылдашлары, үзләре дә ярымач булуга карамастан, ятимә кызны кайгыртканнар. Ул үзе дә бик тырыш булган: керен дә, идәнен дә юган, урагын да урган, бала да карашкан. Һәм көннәрдән бер көнне аның уңганлыгы хакында ... Мәскәүгә кадәр ишетелгән. Туган тиешле бер авылдашы Мәскәүдән кунакка кайткач: «Бер бик әйбәт гаиләгә чиста-пөхтә, уңган татар кызы кирәк, әдәпле дә, тыйнак та булсын, диделәр. Теләсәң, әйдә, сине алып китәм», – дигән. Тукай әйтмешли, «азмы какканны вә сукканны күтәргән» бу ятимә кыз, ни булса да булыр, дип, ризалаша. Күлмәген ямап кия дә билгесез шәһәргә кузгала. Елап озатып калучысы булмый.