Безне анда аңламыйлар? Интернетта татар теленә чикләү керттеләр
Google компаниясе “Ютуб”та белорус, татар, башкорт һәм башка телләрдә чыгучы видеоматериалларны түләүле таратуны тыйган. Компания вәкилләре үзләренең бу адымнарын болай аңлата: әлеге видеоларда тыелган әйберләр булу-булмавын тикшерә алмыйлар, чөнки аларда бу телләрне аңлаучы модераторлар юк икән. “Ютуб” артыннан безнең халык арасында соңгы елларда аеруча киң таралган “Инстаграм” да шундый адымга барды.