Зилә МӨБӘРӘКШИНА автор яңалыклары
-
Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак
«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосының «Безнен яшьлек еллары» дип аталган концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның да катнашачагын әйтте. Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстандагы һәр хатын-кыз икешәр, өчешәр бала тапсын иде
«Демография мәсьәләсе бүгенге көндә бик кискен тора», — диде Президент.
-
Ренат Вәлиуллин: Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы
«Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде вәкил.
-
Рөстәм Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер
ТР Президенты Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте.
-
«Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан
Диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 чит илдә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни үзәкләрдә, кафе, мәктәп, балалар бакчасында язганнар.
-
Язучы Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» шигырь китабы тәкъдим ителде
Каләмдәшләре Ләбиб Леронны күпкырлы шәхес һәм лирик шагыйрь буларак бәяләде.
-
Дания Заһидуллина якут язучысының «Һун повестьләре» әсәрен татарчага тәрҗемә итү яклы
Галимә әйтүенчә, Николай Луниновның әсәре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын.
-
Төрле илләрдә яшәүче татарлар үз төбәкләре турында видеоэкскурсияләр төшерә башлаган
«Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» татар телендәге экскурсияләр проектында Лейпциг, Прага, Лондон һәм башка шәһәрләр белән танышырга мөмкин.
-
Татарстанлылар өчен Дубай һәм Кипрга турыдан-туры авиарейслар ачыла
Очышларга билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана.
-
Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде
«Самосырово» мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина, Әмир Шәйхетдинов, Дамир Гайнетдинов һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьеваны җирләделәр.
-
Рөстәм Миңнеханов: Безнең радиоларда үрнәк кеше тормышы турында тапшырулар җитми
«Тәртип» радиосы эфирындагы чыгышында Татарстан Президенты дин һәм гаилә кануннары халыкны тәртипле булырга өйрәтүен әйтте.
-
Төрле илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Тукайның «Пар ат» шигыренә клип төшергән
Франция, Чехия, Үзбәкстан, Төркия, Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез «Пар ат» җырының аудиосын яздырган һәм видеога төшергән.
-
Журналистлар берлеге әгъзалары Тукай һәм Ямашев каберенә чәчәкләр салды
«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков Тукайны татар халкын шигъри юллары аша уята торган милли маягыбыз дип атады.
-
Рашат Якупов: Хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен татар телен гади итеп өйрәтәчәкбез
Курста аралашу һәм камил дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган башлангыч дәрәҗә тел белеме биреләчәк.
-
Илдар Әюпов милли бизәк ясау буенча ачык бәйгедә җиңгән кешегә йөз мең бирә
Җиңүчеләрнең бизәкләре ачык кулланылышка куелачак.