«Язмышыма юньлерәк хатын язылсамы…бүген шушы хәлдә урамда яшәмәс идем…»
Бу тирәдән эт исе килә иде… Этләр күбрәкме, кешеләрме, мөгаен, монысын беркем дә исәпкә алып бетерә алмастыр. Биредә һәр ике төркем дә бер-берсенә комачау итмичә генә, үз җае белән кыш-җәйләр кичеп, һич кызыксыз, дөресрәге, тоташ битарафлыкта көн итеп ята.