Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

1 майда төнлә республикада томан көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан аркасында 1 майда шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә.

1 майда Казан һәм Татарстанда томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкка шәһәрдән читкә чыкмаска һәм табигатьтә озаклап йөрмәскә киңәш итә. Табигатькә чыккан очракта исә үзегез белән телефон һәм навигация приборлары алырга кирәк.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм астмадан интегүче кешеләрнең урамга чыкмавы хәерле. Машина йөртүчеләрнең юлларда аеруча игътибарлы булулары сорала.

«Бәла-каза булган очракта сез һәрвакытта да «101, 112» бердәм номерларына шалтырата аласыз», - дип искәртәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Фото: Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев