Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

18 июньдә +22 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак.

 18-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак. Бүген төнлә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, пәнҗешәмбе көндез явым-төшем фаразланмый. Җил - төньяк-көнчыгыштан, уртача, төнлә яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә температура +13-15 градус, көндез +20...+22 градус булачак.

Гомумән алганда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - төньяк-көнчыгыштан, уртача, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура +11...+16 градус, көндез +19...+24 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев