Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

19 сентябрьдә Татарстанда яңгырлы һава торышы фаразлана

Төнге сәгатьләрдә көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, көндез – төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, урыны белән секундына 15-18 метрга көчәю көтелә.

19-нчы сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, көндез – төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, урыны белән секундына 15-18 метрга көчәю көтелә. Шимбәгә каршы төндә һава температурасы 8-10 градус җылы, көндез 12-14 градус җылы тәшкил итәчәк.

Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава, яңгыр көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, көньяктан, көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүче талгын җил, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +6...+11 градус аралыгында белән тирбәлә, 19-нчы сентябрьдә көндез Татарстанда термометр баганалары +10-15 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Якшәмбе көнне шулай ук алмашынучан болытлы һава, яңгыр фаразлана. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәкә җил, урыны белән көчле җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Якшәмбегә каршы төндә һава температурасы 3-8 градус җылы, көндез 8-13 градус җылы булачак.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев