Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

20 мартка каршы төндә юеш кар һәм яңгыр узачак

Төньяк-көнбатыштан уртача җил булачак.

20-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез шулай ук бераз яңгыр көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, төнлә - көчле, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы 0 градустан +2 градуска кадәр, көндез +5-7 градус җылы булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача җил булачак, төнлә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -2-дән +3 градуска кадәр, көндез +3-8 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев