Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Алдагы көннәрдә Татарстанда көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җилнең бик куркыныч булу мөмкинлеген искәртәләр.

 Алдагы көннәрдә Татарстанда көньяктан көчле җил көтелә. Бу хакта  Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Фаразлаулар буенча, 15 апрельдә көндезге сәгатьләрдән республика территориясендә һәм Казанда җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәләр. Урамда булганда җир асты кичүендә яки подъездларда яшеренергә кирәк, элмә такталар һәм билбордлар астында, шулай ук йорт диварлары янында торырга ярамый. Электр линияләре астында басып тору шулай ук бик куркыныч. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев