Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бүген кичке алтыдан соң Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә

Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика Гидрометүзәккә сылтма белән хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтыдан соң Татарстан буенча һәм Казанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 20 м/с булачак.

Һава торышы бозылганда, урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда, урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.

Әгәр автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, туктап бинага керү мөмкинлеген карарга кирәк.

Фото: https://pixabay.com | tweemr

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X