Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Көньяк-көнбатыштан секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.
21 августта Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.
Казанда алмашынучан җылы һава торышы саклана, җил көньяк-көнбатыштан һәм чагыштырмача җылы булачак. Башкалада көндез 24-26 градуска кадәр җылытачак. Республикада термометр баганасы күрсәткечләре +22-27 градуска җитәчәк.
Фото: https://pixabay.com | tweemr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев