Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Эссе көннәрдән соң Татарстанда бераз салкынайтачак

Иртәгә +20...+25 градус җылы булачак.

Иртәгә, 17 июньдә Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез республикада эссе һава торышы күзәтелә. Һава температурасы +27,3…+33,3 градус тәшкил итә. Казан территориясендә иң югары температура теркәлгән. Һава агымының төньяк-көнбатыш юнәлешне алуы сәбәпле, һава шартлары үзгәрә. Төбәккә атмосфера фронты кергәч антициклон йогынты ясый башлый.

Төнлә һава температурасы +15…+20 градус булачак. Көндез терекөмеш баганасы +20…+25 градустан күтәрелмәячәк.

Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. 16 июньдә кич урыны белән көчле яңгыр көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. 17 июньдә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы мөмкин.

Көньяктан төньяк-көнбатышка уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр, ә кич 16 июньдә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев