Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эсселек куркынычы турында искәртте

Республикада 33 градуслы аномаль эсселек 9 майдан 16 майга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада май аеның беренче яртысында урнашкан аномаль эсселек куркынычы турында искәртте. Бу хакта “Татар-информ”га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә 25-30 градуслы аномаль эссе һава торышы урнашты. Бу уртача температуралар климатик нормадан 9 градуска югары”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстанда эсселек 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстаның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эсселек аркасында энергия системаларында гадәттән тыш хәлләр куркынычы артуын искәртә. Табигый янгыннар, утның торак пунктларга таралу ихтималы да арта. Мондый вакытта утның торак йортларга, ихата корылмаларына һәм башка биналарга күчү куркынычы барлыкка килә.

Табигатьтә һәм сулыклар янында ял иткән вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев