Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында сак булу турында искәртә

Иртәгә төштән соң һәм кичке сәгать җидегә кадәр республикада кыска вакытлы көчле җил белән яшенле яңгыр булуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә көндез һәм кич Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Иртәгә төштән соң һәм кичке сәгать җидегә кадәр республикада секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил белән яшенле яңгыр булуы ихтимал», - диелә хәбәрдә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында балконда һәм ишегалларында беркетелмәгән әйберләрне җыештырырга киңәш итә, барлык тәрәзәләр дә тыгыз итеп ябылган булырга тиеш. Йорт диварларында җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары җимерелеп төшәргә мөмкин.

Реклама щитларыннан, элмәләрдән, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга тырышыгыз. Имгәнүләрдән саклану өчен подъезд яки бинаның подвалына качарга кирәк.

Яшен вакытында энергетика объектларының заралану ихтималы зур. Түбәләргә, биналар һәм корылмалар пыяласына зыян китерергә мөмкин. Яшен вакытында электр приборларын өзәргә, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябарга киңәш ителә, чөнки һава агымы - электр тогын яхшы үткәргеч булып тора.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев