Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм бозлавык вакытында сак булырга киңәш итте

Бүген кич һәм төнлә республика территориясендә һава шартлары бозылачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген кич һәм иртәгә республика территориясендә һава шартлары бозылачак. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген кичке сәгать алтыдан иртәгә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларына көчле бозлавык булырга мөмкин, төнлә томан төшүе ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркыныч маневрлардан сакланырга һәм машинаның техник торышына игътибарлы булырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә махсус юлдан йөрергә, юлның машиналар йөри торган өлешеннән узганда транспорт агымына каршы барырга, шулай ук караңгы вакытта киемгә ут яктысын чагылдыра торган элементлар куярга кирәк.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев