Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гидрометеорология үзәге Татарстанга көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә

Республикада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.

Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта атарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Алдагы төндә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын салкын атмосфера фронты, ә иртәгә көндез төньяк атлантик циклонның тыл өлеше билгеләячәк. Аязучан болытлы һава торышы көтелә, шул ук вакытта көндез вакыты белән, төнлә төбәкнең көньяк-көнчыгышында бераз кар явуы көтелә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -17, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10...-15 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Соңрак, 23 һәм 24 гыйнварда, Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23нче гыйнварда һава температурасы -16...-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12...-17градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X