Иртәгә Татарстанда 20 градус салкын була
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда 20 градус салкын була

Автомобиль йөртүчеләрне көчле бозлавык турында кисәтәләр.

Иртәгә, 20 ноябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстанда һәм Казанда 20 градус салкын була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән термометр баганалары -11..-16 градус күрсәтәчәк. Аязган вакытта тагын да -22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -8..-13 градус салкын көтелә.

Моннан тыш, юлларда бозлавык булачак.

Фото: tatar-inform.tatar

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев