Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явачак

    Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

    11 июньдә төнлә, көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан, секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Шулай ук синоптиклар хәбәр иткәнчә, боз явуы көтелә.

    «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.

    Фото: архив

    https://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: