Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда аномаль җылы һава торышы көтелә

Якындагы ун көн дәвамында һава температурасы нормадан өч градуска югарырак булачак.

Якындагы ун көн дәвамында Казанда кояшлы һәм җылы һава торышы булачак. Һава температурасы нормадан өч градуска югарырак була. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, К(И)ФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якын көннәрдә һава торышы Урал артында урнашкан антициклонның көнбатыш перифериясе белән бәйле булачак. <...> температура күрсәткечләре көннән-көн югарырак булачак», – дип аңлатты метеоролог. 9 апрельдә, көндез Татарстан башкаласында һава 9 градуска кадәр җылыначак, ә төнлә +2 градуска кадәр төшәчәк.

Болытлы булуга карамастан, 10 апрельдә Һава торышы тагын да җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә 11 градуска кадәр, төнлә 5 градуска кадәр җылы була. Бу атнада иң җылы көннәр пәнҗешәмбе һәм җомга булырга тиеш. Әйтик, 10 апрельдә көндез һава температурасы +14 градус, ә төнлә +7 градус булуы көтелә.

Һава торышының үзгәрү ихтималы атлантик циклон килү белән бәйләнгән. Җомга көнне, 11 апрельдә, яңгырлар көтелә. Көндез термометр баганалары +13 градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнге сәгатьләрдә +5 градуска кадәр төшәчәк.

Казанда ял көннәрендә болытлы һава сакланачак. Суытып җибәрергә дә мөмкин. Шимбә көнне һава +8 градуска кадәр җылыначак, ә якшәмбе көнне нибары +4 градус тәшкил итәчәк.

Галим төнге температура уңай булуга бәйле рәвештә кар эрү тизлеген аерым билгеләп үтте. «Кыш дәвамында җир каты туңмады, шуңа күрә кар салмак кына эриячәк», – дип өстәде ул.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев