Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда төштән соң яңгыр һәм боз явуы көтелә

Татарстан башкаласында җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген төштән соң Татарстанның көнбатышында һава шартлары бозылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

12.00 сәгатьтән соң һәм кичке 8гә кадәр республиканың көнбатышында һәм Казанда яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев