Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ белгече Казанда кар тулысынча кайчан эреп бетәсен әйтте

Юрий Переведенцев сүзләре буенча, 20 апрельгә кадәр температура норма чикләрендә булачак.

КФУның Экология һәм табигатьне куллану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведцев Казанда кар тулысынча 15 апрельгә эреп бетәчәк дип әйтте. Бу турыда Университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанга җылылык акрынлап килгәнгә, су басу куркынычы аерым территорияләргә генә яный, дип фаразлый КФУ белгече.

Шулай итеп, Переведенцев сүзләре буенча, 20 апрельгә кадәр температура норма чикләрендә булачак.

Алдагы ункөнлек кояшлы һәм уртача җылылыкта булыр дип көтелә. Киләсе чәршәмбедә генә явым-төшем булачак.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев