Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак

21 июньдә республикага циклон килеп, яңгыр яварга һәм температура түбәнәергә мөмкин.

Узган ялларда Казанга чып-чын җәй килде: уртача температура +18 градус тәшкил итә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шул хакта белдерде, дип хәбәр итә КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге.

«Татарстан Гидрометеоүзәге фаразларыннан күренгәнчә, Казанда яхшы һава торышы алдагы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак», - дип искәртте профессор Переведенцев.

Моннан тыш, Казанда көн кояшлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. 21 июньдә республикага циклон килеп, яңгыр яварга һәм температура түбәнәергә мөмкин.

Июньнең беренче яртысында Татарстан башкаласы төньяк циклоннар йогынтысында иде, шунлыктан уртача температура нормадан 4-5 пунктка түбәнрәк булды, дип ачыклык кертте КФУ профессоры.  

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев