Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры алдагы көннәрдә аномаль җылы һава торышы булачагын әйтте

18 ноябрьдә төнлә -4...-9, көнчыгыш районнарда -12 ...-17 градус, көндез -1...-4 градус була.

Алдагы биш көн аномаль җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу җылылык аномалиясе. Уртача тәүлеклек температура климатик нормалардан өч градуска югарырак. Хәзер нормада тәүлеклек уртача температура -3 градус булырга тиеш. Җылылык безнең циклонның көньяк перифериясендә торуыбыз белән аңлатыла. Циклон көнбатыштан көнчыгышка таба бара, атна ахырына безнең аша фронтлар узачак, явым-төшем күзәтелә», — диде ул.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә көнне шәһәрдә 8,5 мм кар явачак. Әмма киләсе атна башында шәһәргә салкын киләчәк, уртача тәүлеклек температура нормада булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 18 ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан көньякка таба күчә торган талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -4…-9 градус, көнчыгыш районнарда -12…-17 градус була. Көндез максималь һава температурасы -1…-4 градус. Юлларда бозлавык.

19 Ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр була. Төнлә һаваның минималь температурасы -2…-7 градус, ә көндез максималь һава температурасы -5 градус. Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Марат Мугинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев