Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры кар катламының сакланачагын фаразлады

Ноябрь ахырында Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы урнашты.

Төньяк-көнбатыш циклон белән бәйле аномаль җылы һава торышына карамастан, Казанда барлыкка килгән кар катламы сакланачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

«Төбәк территориясендә салкын аномалия китереп чыгарган озак антициклоннан соң, безгә җылы фронт килде, кар яуды. Һава басымы кискен кимеде», — дип аңлатты профессор Татарстанда урнашкан аномаль җылы һава торышының метеорологик сәбәпләрен.

«Тулаем алганда, бу декада, ай ахырына кадәр, аномаль температура күрсәткечләре буенча нормадан югарырак булачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта тәүлеклек һава температурасы -5, -6 градус тәшкил итәргә тиеш», — дип өстәде галим.

Шул ук вакытта Переведенцев, аномаль җылы булуга карамастан, яуган карның тулысынча эремәвен әйтте. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X