Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”

Яз кояшына сөенергә дә өлгермәдек, кабат кыш җитте. Көньяк циклон рес­публикага юеш кар һәм буран алып килде. Болай булса, быелгы җәйдән дә әллә ни өмет итәсе түгел, ди синоптик­лар.

Казан дүшәмбе иртәсен “бөке”ләр белән каршы алды. Башкалада транспорт хә­рәкәте бик нык авырлашты. Интернеттан алынган мәгъ­лүматларга караганда, шә­һәр халкы иртән эшкә ашыккан вакытта юллардагы “бө­ке”ләр ун баллга җит­кән. Казанга керү юлла­ры­ның бер­сендә берьюлы уннан артык машина бәре­леш­кән. Очкычларга да буран басылганны көтәргә туры килде. ЮХИДИ вәкил­ләре һава торышы яхшырганчы ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Кышкы тәгәр­мәчләрне ашыгып җәйге­сенә алмаштырмаска да кушканнар. Мо­ның өчен һава торышы бер атна дәва­мында 5-7 градус җылы булырга тиеш. Рос­сия Га­дәт­тән тыш хәлләр министр­лыгы­ның Татарстан буенча ида­рәсе бү­ген дә көчле буран турында кисәтте.


Чын яз кайчан җитәр? Балтач районының Яңгул авы­лында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, апрельдә, майда суыклар кабатланачак. Бу буран да соңгысы түгел. “Быел февраль ахырында Афанасий суыклары да, хут суыклары да булмады. Яз иртә башланды. Тик кыш суыклары чигенмәде, алар кире кайтачак. Урман тирә­сен­дәге авылларда яшәү­челәр сыерчыкларны күр­гән инде. Кошлар килә башлаган, димәк. Сыерчык бураныннан соң тагын ике тапкыр буран көтелә. Бу ел 2002 елга охшап тора. Ул елны март буе җебетеп торды да ап­рельдә суытты. Июнь аеның яртысына кадәр чын җәй башланмады. Бакчачыларга начар инде. Борыч, томат үсентеләрен утырттык. Тик аларны тиз генә ачык һавага чыгарып булмаячак. Җәйне кышка карап фаразласак, игенче­ләр­гә яхшы ел кө­телә. Гыйн­варның икенче яртысы буе диярлек көннәр суык торды. Димәк, сабан ашлыклары кояшта өлге­рәчәк. Тик урып-җыю өчкә-дүрткә бү­ленмәгәе. Быелгы җәй бик матур килер төсле иде, болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”, – ди Әмир Шәрәфиев.

Фото: https://pixabay.com | AlainAudet

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X