Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә

"Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

5 февральдә көн дәвамында 5,2 мм күләмендә явым-төшем булачак, төнлә белән тагын 1 мм кар явачак. Көндезге температура -17 градус булыр дип көтелә. Шулай итеп, тәүлек эчендә 6 мм чамасы кар явачак. Бу шактый күп кар. Фаразның чынга ашу ихтималлыгы 565 процент, диде ул.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 31 гыйнварда Казанда 9 градус салкын булачак. Болытлы һава, кыска вакытлы кар явачак. Төнге сәгатьләрдә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. 1 февральдә көндез -8 градус салкын, төнлә -11 градус салкын көтелә. 2 февральдә көндез -6 градус, төнлә -10 граудус булачак.

31 гыйнвардан 2 февральгә кадәрге көннәрдә болытлы һава булачак, кыска вакытлы кар явар дип көтелә. "Хәзер шәһәрдә бераз җылытты. Без Атлантикадан килгән циклонның кырый чигенә эләктек. Бу бик киң циклон", - диде Переведенцев.

3 февральдән суыта башлый. Көндез температура -10 градуска, төнлә -11 градуска кадәр төшәчәк. 4 февральдә көндез -19 градус, төнлә -22 градус салкын көтелә. 5 февральдә көндез -17 градус, төнлә -24 градуска кадәр салкынайта.

"Өч көн алдан фаразлар туры килә. Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев. 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев