Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Май башыннан Татарстанда җылыта

Язның соңгы аеның беренче көнендә республика буенча һава температурасы +10, +15 градуска кадәр күтәреләчәк.

1 майдан, Татарстанда җылыта. Бу төньяк һава агымының көньяк-көнбатышка таба алмашынуы белән бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

1 майга каршы төндә республика буенча 4 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Әмма көндез республика буенча һава 10-15 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта төбәкнең төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 2 һәм 3 майда, Татарстанда һава торышын көнбатыштан килгән циклон билгеләячәк. Атмосфера басымы 2 майга каршы төндә төшә башлаячак, ә 2 май көнне һәм 3 май көнне яңгырлар явачак. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр булачак.

2 майда төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр, ә көндезге сәгатьләрдә һава 13-18 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 3 майда һава температурасы кичен һәм төнлә 5тән 10 градуска кадәр һәм 15тән 20 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 4 һәм 5 майда республикада 17-22 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән яңгырлар явачак.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев