Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Октябрь җылы булачак дигән сүз дөресме?

Гидрометеорология үзәге хәбәрләренә караганда, быелгы октябрь шактый җылы булачак. Күп еллар октябрь ае житкәндә Татарстан җирлегендә һава температурасы 4 градустан да югары булмаган.

Ләкин быел, Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев әйтүенә караганда, һава җылырак.  Төньяк атлантик циклон йогынтысы нәтиҗәсендә ай башында һава  көндез +14 дәрәҗәсендә торачак. Төнлә исә  6 градустан түбән төшмиячәк.

Бүген Татарстанның башкаласы Казанда + 13 градус җылы, алмашучан болытлы һава.

Урамда җылы булуның бер начар ягы да бар. Кайбер хөкүмәт фатирларда җылыны соңрак бирәчәкләр дигән сүз. Исегезгә төшерәбез, хөкүмәт йортларында җылыны 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8  градус булгач бирләләр.

Фото: https://pixabay.com | claude05alleva

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев