Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия Гидрометеорология үзәге һава торышы аномалияләре турында хәбәр итә

Идел буеның төньягында һәм Себернең көньяк-көнчыгышында температуралар гадәти булган күрсәткечтән 16 градуска югарырак.

Россиянең бөтен территориясендә диярлек гыйнвар аенда һава температурасы гаять югары булуы теркәлде. Атлантикадан килгән зур циклон үзе белән җылы алып килде. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Идел буе төньягында һәм Себер көньяк-көнчыгышында температуралар бу урыннар өчен гадәти булган күрсәткечтән 16 градуска югарырак. 2 гыйнварда абсолют температура рекордлары Псковта (2018 елда +5,7 градус булса, быел +5,8 градус) һәм Түбән Новгородта (2007 елда +3,8 градуска булса, быел +4,7 градус) куелган.

«Мондый синоптик хәл безнең илдә, ким дигәндә, хәзерге айның беренче декадасы ахырына кадәр сакланачак», — дип хәбәр итә метеорологлар.

Шул ук вакытта Чукотка автономияле округы көнчыгышында һәм Камчатка төбәге төньягында гына температура нормага туры киләчәк яки аннан да түбәнрәк булачак.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев