Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россиядә аномаль җылы һава торышы көтелә

Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак.

Киләсе көннәрдә Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Гидрометеорология үзәге башлыгы Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Эксперт якын көннәрдә бөтен Россиядә температура климатик нормага якын булачагын яки аннан артачагын әйтте.

«Себер федераль округының төньягында, Таймырда, Якутиянең төньягында аномалия 8-10 градус булачак, Европа өлешендә температура нормадан 4-5 градуска югарырак булу көтелә. Мәскәүдә 5,5 градуска, көньякта 3-4 градуска җылырак булачак», — дип хәбәр итә басма.

Синоптиклар Уралда, Идел буенда һәм Көнбатыш Себернең көньягында салкын һава торышы булуы турында кисәтә. Ә менә Чиләбе өлкәсендә, Удмуртиядә һәм Башкортстанда кырау төшәргә мөмкин. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев