Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россиялеләрне бу атнада һава торышында көтелгән аномалияләр хакында кисәттеләр

Илнең Азия территориясендә температура нормадан 12-20 градуска югарырак булачак.

Россиядә бу атнада аномаль җылылык та, аномаль салкын һава торышы да көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Синоптик сүзләренчә, бу атнада һава торышында аномалияләр күзәтеләчәк. Әйтик, илнең Азия территориясендә температура нормадан – 12-20, Европа өлешенең төньягында 4-8 градуска югарырак, ә Европа территориясенең көньягында, киресенчә, нормадан 4-6 градуска салкынрак булачак.

«Россиянең Азия территориясендә, аеруча төньяк яртысында җылы һава торышы көтелә. Анда температура нормадан 12-20 градуска югарырак булачак. Бу – бик күп. Европа өлешенең төньягында температура шулай ук нормадан 4-8 градуска югарырак, үзәктә нормага якын булачак, көньякта исә – Ростов өлкәсе, Краснодар, Ставрополь крайлары, Идел буе федераль округы һәм Уралда тискәре аномалия күзәтеләчәк», - дип белдерде белгеч.

Ул шулай ук илнең Европа өлешенең көньягында нормадан 4-7 градуска салкынрак булачагын әйтте. Тискәре аномалия атна буе дәвам итәчәк. 

Фото: архив/Рамиль Гали Подробнее

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X