Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар һава шартларының начараюын фаразлый

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласы халкына һава шартларының начараюын фаразлый – яңгыр, яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда көндез һәм кич белән 29-нчы июль көнне урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез һәм кич белән кыска вакытлы көчәю секундына 15-18 метрга кадәр. Төнлә +12-14 градус, көндез максималь температура – +22-24 градус булачак.

Тулаем Татарстан буенча бүген төнлә, иртәгә һәм кичен урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы +7-12 градус, көнбатышта +20-25 градус, көндез максималь температура +20-25 градус, көнчыгышта +28 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Чыганак: Казан шәһәре KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев