Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар юеш кар, яңгыр һәм көчле җил фаразлый

Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус булачак.

6-нчы декабрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Бүген төнлә юеш кар һәм яңгыр булачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, юлларда бозлавык саклана. Көндез явым-төшем көтелми.

Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус булачак, көндез 0 дән +2 градуска кадәр тирбәләчәк.

Республика буенча төнлә һәм көндез шулай ук кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән 5 градуска кадәр, көндез 1-дән +3 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев