Реклама
18 майда иртән һәм кич Татарстанда урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 18 метр тизлектә җил булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада һава торышы начарлануы көтелә. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәйгәндә, өйдән чыкмаска киңәш итә.
«18 майда 5.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 18 метр тизлек белән исәчәк», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук урамда юл билгеләре, элмә такталары, йорт түбәләре һәм зур агачлардан ераграк торырга киңәш итә. Электр тапшыру линияләре астында булу аеруча куркыныч.
Фото: Рамиль Гали/архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз