Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Татарстанда көчле яңгыр да явачак.
25 октябрьдә Татарстан һәм Казан территориясендә көньяктан 15-20 м/с тизлектә көчле җил һәм яңгыр явуы көтелә. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы саклана, дип хәбәр иткән иде. Шулай итеп, һава температурасы күпьеллык нормадан 3-5 градуска артык.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев