Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле бозлавык турында кисәтә

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, төбәккә антициклон йогынты ясый башлаячак.

Иртәгә, 20 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан буенча, шул исәптән Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда республика юлларында көчле бозлавык барлыкка килә, дип җиткерә синоптиклар.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе көнне Татарстанда «көньяк-көнбатыштан килә торган антициклон йогынтысы» тарала башлаячак. Шул ук вакытта һава температурасы аномаль югары булып кала.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанда бу атнада апрель ае һава торышын вәгъдә иткән иде.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев