Республика территориясенә Скандинавия антициклонына алмашка атмосфера фронты килә.
Иртәгә, 17 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һава торышын билгеләгән Скандинавия антициклонына алмашка атмосфера фронты килә. Ул явым-төшем алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шимбә төнлә явым-төшем көтелми, иртән һәм көндез урыны белән юеш кар яварга һәм яңгыр сибәләргә мөмкин. Шулай ук юлларда кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә температура 9 градуска кадәр төшәчәк (төбәкнең көньягында аязганда - 14 градуска кадәр салкын). Көндез температура -4...+1 градуска кадәр җылытачак.
18 ноябрьдә урыны белән бераз юеш кар, кайбер районнарда бозлавык көтелә. Төнлә температура -1...-6 градус салкын, аязганда -10 градус булачак. Төнлә -3...-8 (урыны белән -11 градус) салкынайтачак. Көндез температура -3 ...+1 градус булачак.
19 ноябрьдә Татарстан яңа антициклон йогынтысында булачак. Төнлә урыны белән - бераз кар, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә -3...-8 (урыны белән -11) градуска кадәр суытачак. Көндез температура элеккечә -3...+1 градус булачак.
Ял көннәрендә атмосфера басымы сизелерлек үзгәрәчәк: шимбә һәм якшәмбе төнлә ул сизелерлек төшәчәк, ә аннары артачак ди синоптиклар.
Фото: архив/Татар-информ/Рамиль Гали


Нет комментариев