Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә

Казанда һаваның максималь температурасы -3...-5 градуска кадәр түбән булачак.

Бүген Татарстанда һәм Казанда юеш кар көтелә, урыны белән бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һаваның максималь температурасы -1...-6 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -9 градуска кадәр булачак.

Казанда һаваның максималь температурасы -3...-5 градуска кадәр көтелә.

Фото: архив/Татар-информ/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев