Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларны саклык чаралары турында искәртә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларны һава торышы начар булганда саклык чараларын күрү турында искәртә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак. Кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы бозылу уңаеннан яшенле яңгыр һәм көчле җилнең юлдагылар өчен аеруча җитди куркынычсызлык тудыруны истә тотарга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда җәяүлеләргә урамда булганда реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, уйламаган хәрәкәт, күчешләр ясамаска, кинәт тормозга басмаска һәм куркынычсыз хәрәкәт сайларга киңәш итә.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев