Татарстанда буран чыгуы һәм юлларда күрүчәнлекнең 1000 метрга начарлануы көтелә.
6 мартта көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле, 15-20 тизлектәге, җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шулай ук буран һәм юлларда күрүчәнлекнең 1000 метрга кадәр начараюы мөмкин.
Фото: архив tatar-inform.ru


Нет комментариев