Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда һава торышы бозыла, ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә

Татарстанда һава торышы бозыла. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар фаразлавынча республика территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил ,урыны белән яшен көтелә.

Көчле яңгыр, җил вакытында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ялгыз балык тотмаска киңәш итә. Машина йөртүчеләргә шәһәр чикләреннән йөрүдән, юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, тизлек режимын сайларга, шулай ук юл билгеләрен, күрсәтмәләрен, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен үтәргә сорый.

Шулай ук төзелеп бетмәгән биналардан, элмәләрдән, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләре һәм агачлардан сакланырга кирәк дип искәртәләр . Җилдән подъезд яки подвалларда качарга киңәш ителә. 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев