Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана
Һава торышы

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана

Республика территориясендә урыны белән кар явачак.

Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак.

Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -7...-12 градус, Казанда – 9 градус күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык хасил була.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев