Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерәләр

Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерә. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык һәм буран вакытында табаны таймый торган аяк киеме кияргә һәм сак йөрергә киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, транспортның торышына игътибарлы булырга, ә тукталышларда уткайтаргыч элементлары булган кием кияргә киңәш итә.

Җәяүлеләргә юл аша чыкканда, якында машина булмавын карарга һәм махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев