Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда иртәгә көч җил көтелә

    11 октябрьдә көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәрелә.

    Иртәгә, 11 октябрьдә, төньяк-көнбатыштан 15 — 17 м/c тизлектә көчле җил булачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә иң түбән температура + 5 — +7 градус, көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәрелә.

    Фото: архив

    https://tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: