Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда кабат яшенле яңгырлар көтелә

Республика территориясендә температура төшәчәк.

Бүген кич һәм иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кабат урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. Моннан тыш, кайбер урыннарда бүген кич боз булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Яшен яшьнәгәндә төньяк-көнбатыштан искән җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип белдерә республика синоптиклары.

Чәршәмбе көнне, сишәмбе белән чагыштырганда, төбәктә температура кими. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +21дән +26 градуска кадәр була.

«Татар-информ»га элек К(И)ФУ профессоры Юрий Переведенцев бу атнада салкынайтачагы турында сөйләгән иде.

Фото: https://pixabay.com | tweemr

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев