Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда кар явачак, урыны белән буран көтелә

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 21 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә булачак.

Минималь һава температурасы төнлә -14..-19 градус, аязган вакытта -24 градуска кадәр булыр дип көтелә. Максималь һава температурасы көндез -8..-13 градус. Юлларда бозлавык саклана.

Казанда җилнең тизлеге секундына 2,7 метрга җитә, һава температурасы -10.6 градус, дымлылык 83 процент тәшкил итә.

Синоптиклар алдагы ике-өч тәүлектә республиканың күпчелек районнарында кар явачак һәм буран булуы көтелә, дип хәбәр итә. 

Алар 22 гыйнварда һава торышы бозылу турында кисәтә. Республикада көчле кар көтелә. Казанда төнлә һәм иртән күп итеп кар явачак. Буран вакытында күз күреме бер километр һәм аннан да кимрәк булачак.

Шулай ук күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Урыны белән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Казанда - 18 метр секундка кадәр. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк, бозлавык булачак.

Һава температурасы төнлә -9...-14 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3, -8 градус булачак, дип фаразлана. Көнчыгыш районнарда -11 градус салкын булуы ихтимал. Юлларда бозлавык саклана.

23 гыйнварда да Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.

Һава температурасы төнлә -9,-14 градуска кадәр төшәчәк, көндез -7, -12 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Юлларда бозлавык.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X