Татарстанда көчле буран чыгачак
Синоптиклар республикада һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Иртәгә, 2 декабрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән көчле буран сакланачак, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.
Автомобиль йөртүчеләрне юлларда көчле бозлавык булуы турында кисәтәләр.
Фото: архив tatar-inform.tatar
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев