Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда көчле җил булу ихтималы турында кисәтелә

Татарстан Гидрометеорология идарәсе якындагы өч сәгатьтә республикада көньяктан бик көчле җил көтелүен, аның секундына 20-25 метрга җитәчәген җиткерә.

Татарстанда көчле җил булу куркынычы турында кисәтү таратылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якындагы өч сәгатьтә республикада көньяктан бик көчле җил көтелүен, аның секундына 20-25 метрга кадәр җитәчәген хәбәр итә. Әлеге хәл көне буена һәм кичен дә сакланачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бик кирәк булмаганда өйдән чыгып йөрмәскә, балаларны күзәтүсез калдырмаска чакыра.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава шартлары бозылган вакытта җәяүлеләргә:

- урамда булганда, реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга;
- түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска;
- транспорт тукталышларында калмаска;
- имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.

Шулай ук зур агачлар янына ышыкланмаска һәм анда машиналарны куймаска киңәш ителә.

Җил көчәйгәндә, тәрәзәләрне ныгытып ябарга, балконнан аска очып төшеп китәрдәй әйберләрне алып кую сорала. Өйдә, бинада булганда тәрәзә янында тормаска киңәш ителә. 

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев