Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда көннәр суытачак

Иртәгә республикада юеш кар, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанда көннәр салкынайта. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

“Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Урыны белән юеш кар явачак һәм шактый суытачак. Юлларның кайбер урыннарында бозлавык булырга мөмкин”, - диелгән фаразлауларда.

9 ноябрьдә Татарстанга салкын Арктика һавасы киләчәк. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, көндез +4...-1 градуска кадәр булачак.

Көннәр атна ахырына кадәр тагын да салкынаячак. Шимбә төнлә -3..-8 градус, көндез температура бары тик -1 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Якшәмбе Татарстанда салкын Арктика антициклоны хөкем сөрәчәк, ул төнлә һәм көндез дә түбән температура алып киләчәк. Явым-төшем көтелми.

Фото: архив/Татар-информ/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев