Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда кырау аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, республика территориясендә кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан итте.

23 майга каршы төндә республикада «туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Татарстанда агымдагы атна ахырына кадәр салкынча һава торышы сакланачак. Метеорологлар фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбе көнне, 25 һәм 26 майда, һава шартлары яхшыра башлаячак. Татарстанга антициклон килү белән явым-төшемнәр акрынлап туктаячак. Бары тик 25 майга каршы төндә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев